news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан коммуналь өлкә хезмәткәрләренә яңа техника ачкычын тапшырды

Бүген республиканың коммуналь хезмәтләренә барлыгы 12 махсус машина тапшырылды.

Миңнеханов Казан коммуналь өлкә хезмәткәрләренә яңа техника ачкычын тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казанда бүген шәһәрнең коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев, шулай ук Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласының коммуналь өлкә хезмәткәрләре ун себерү-вакуум техникасы алды, тагын ике махсус машина Алабугага һәм Чистайга тапшырылачак.

Владимир Якушев сүзләренчә, Татарстанда ел саен махсус техника паркын яхшыртуга зур акчалар бүлеп бирелә. Бу татарстанлыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә җитди йогынты ясый.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан коммуналь өлкә хезмәткәрләренә тапшырылган яңа машиналар - Россиядә җитештерелгән заманча техника, ул шәһәрне тагын да чистарак һәм матуррак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Без муниципалитетларыбызның матди-техник базасын актив яңартабыз. Һәр муниципаль берәмлек яңа коммуналь техника ала. Шулай ук «КАМАЗ» автомашиналарына капиталь ремонт ясала, бу да бик мөһим», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты.

Сүз уңаеннан, 2018 елда республика муниципалитетлары ихтыяҗлары өчен 117 берәмлек коммуналь техника сатып алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100