Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтчелек советы утырышын уздырды
Татарстан Президенты КФУ ректорының агымдагы идарә мәсьәләләре буенча отчетын тыңлады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан федераль университетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Күзәтчелек советы утырышы узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта совет әгъзалары катнашты. Алар арасында Россия Фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Марина Боровская һәм Россия финанслар министры урынбасары Алексей Лавров бар иде. Шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча язма фикер җибәрделәр.
Утырыш барышында университет белән идарә итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук КФУ ректоры Илшат Гафуровның доклады тыңланды. Үзенең хәбәрендә ул университет эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген планлаштыру һәм бәяләү нигезендә ике стратегик документ — федераль университетны үстерү программасы һәм глобаль көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру программасы булуын әйтте.
Татарстан Президенты Илшат Гафуровның яңартылган үсеш стратегиясен кабул итү турындагы тәкъдимен шәрехләп, университетның Татарстан тормышында аерым әһәмияткә ия булуын, шулай ук республика үсеше өчен фәннең һәм югары технологияләрнең югары роле турында искәртте.
«КФУ ректоры хисабын һәм университетны үстерү программасы проектын расларга, шулай ук Илшат Рәфкатовичны ректор вазифасында киләсе срокка билгеләргә тәкъдим итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
КФУ алган йөкләмәләрнең үтәлеше Россия Фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Марина Боровская тарафыннан да расланды. Ул элегрәк бирелгән өстенлекле юнәлешләр үтәлүен һәм КФУ үз бурычларын федераль югары уку йорты буларак башкаруын, чит ил студентларын җәлеп итүен әйтте һәм Татарстан Президентының Илшат Гафуровны ректор сыйфатында киләсе вакытка тәкъдим итү турындагы фикерен хуплады.
Әлеге утырышта килештерергә тиешле барлык карарлар тавыш бирү ярдәмендә расланды. Аның нәтиҗәләре буенча КФУның 2019 елда бюджеты 11 млрд сумнан артып китәчәк, укытучыларның һәм фәнни хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы артачак, бу билге Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр артык.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Марина Боровскаяга һәм Россия Финанс министры урынбасары Алексей Лавровка Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз