news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский һәм Осиново бистәләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды
tatarstan.ru

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә булды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә көндәлек авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкә оештырылды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский (“Яңа Тура” технополисы) һәм Осиново (“Салават күпере” сәүдә үзәге) бистәләрендә бүген иртәнге сәгать алтыдан аграр ведомство һәм муниципалитетлар оештырган ярминкәләр эшли.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләре, фермерлар, шәхси крестьян хуҗалыклары, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре сатып алучыларга киң ассортиментта азык-төлек тәкъдим итә.

Аерым алганда, бәрәңге, кәбестә, кишер һәм башка яшелчәләр, сыер, дуңгыз, сарык, кош итләре, казылык эшләнмәләре, тавык йомыркасы, он, ярма, макарон, бал, шикәр комы, сөт һәм сөт продуктлары, атланмай, сыр, икмәк һәм кондитер әйберләре һәм башка продуктлар бар.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, язгы ярминкәләрдә шәһәр кешеләре республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән китерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарларын арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100