Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генконсулы белән хезмәттәшлек хакында сөйләште
Жанболат Мурзалин быел июльдә Казахстанның Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнде.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Жанболат Мурзалинны Генераль консул вазифасына керешүе белән котлады һәм Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең ныгуына ышаныч белдерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яклар арасында сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлекне үстерү кирәклеген искәртте.
«Ике атнадан соң Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионаты ачыла. Казахстан делегациясе дә әлеге чарада катнашыр дип өметләнәбез», - диде ТР Президенты.
Дипломат, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә ышаныч, ярдәм күрсәткәне һәм Россия белән Казахстан арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
- Моңа кадәр Казахстан илчелегенең Россиядәге киңәшчесе булып эшләгән Жанболат Мурзалин быелның июлендә Казахстанның Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнде. Аңа кадәр Генераль консул вазифасын Еркин Тукумов башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз