Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Каравонны бәйрәм итү турындагы боерыкны имзалады
Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Мәдәният министрлыгына бәйрәмне әзерләүдә һәм уздыруда ярдәм итү йөкләнде.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 22 майда Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Бу турыдагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының тәкъдимен исәпкә алып һәм республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле чикләү чараларын үтәп, 2021 елның 22 маенда Лаеш районы Никольское авылында „Каравон“ рус халык бәйрәмен үткәрергә», диелә документта.
Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Мәдәният министрлыгына бәйрәмне әзерләүдә һәм уздыруда ярдәм итү йөкләнде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда коронавирус чикләүләре сәбәпле, Каравон бәйрәм онлайн режимда узды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз