Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Камилә, син безнең өчен инде чемпион!
Допинг-тестның уңай булуына карамастан, Вәлиева Олимпиаданың шәхси ярышларында чыгыш ясаячак.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекин Олимпиадасында ялгыз шуу алдыннан фигуристка Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде.
«Камилә, син безнең өчен хәзердән үк инде чемпион! Ышанабыз һәм горурланабыз! Уңышлар сиңа!» — дип язды республика җитәкчесе үзенең инстаграм-аккаунтында, текст белән бергә видеоролик та урнаштырып. Әлеге видеороликта Казан фигуристкасының допингка бәйле җәнҗалдан соң күз яшьләре белән үзенең беренче интервью бирүе төшерелгән.
Интернет-кулланучылар да спортчыга теләктәшлек белдерә. «Гүзәл кыз, син иң яхшысы!», Уңышлар, Камилә! Синең өчен җан атабыз! Без синең белән», «Аңа уңышлар һәм көч телибез! Казахстаннан теләктәшлек күрсәтәбез һәм борчылабыз!» — дип язалар комментаторлар.
Исегезгә төшерәбез, допинг-тестның уңай булуына карамастан, Вәлиева Олимпиаданың шәхси ярышларында чыгыш ясаячак. Бу РУСАДАның Камилә Вәлиеваны ярышлардан читләләштерүне вакытлыча туктату турындагы карарына каршы WADA һәм ISU биргән апелляцияне CASның кире кагу карарыннан соң билгеле булды.
Бүген Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова Олимпия уеннарында кыска программа белән чыгыш ясаячак. Камилә Вәлиева тирәсендәге допингка кагылышлы җәнҗал буенча CAS кабул иткән карарларның барлык мөһим аспектлары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының зур материалында укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз