news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: КАМАЗның 50 еллыгын зур инвестицион проектлар белән каршы алабыз

Яңа завод елына иң заманча халыкара таләпләргә җавап бирә торган 55 мең кабина каркаслары җитештерәчәк.

Миңнеханов: КАМАЗның 50 еллыгын зур инвестицион проектлар белән каршы алабыз
tatarstan.ru

(Чаллы, 27 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда кабина каркаслары заводын ачу тантанасында билгеләп үткәнчә, завод ачылу әһәмиятле вакыйга һәм, һичшиксез, КАМАЗның 50 еллыгына яхшы бүләк булып тора.

«Заводның төзелә торган мәйданчыгында мин берничә тапкыр булдым, – дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов. - Һәрчак без проект турында фикер алыштык, ирешелгән нәтиҗәләргә шатландык, киләчәккә күз салдык. Һәм ул Daimler КамАЗга каршы ярдәмгә килмәсә, куелган планнарны тормышка ашыруда үҗәтлек күрсәтмәсә болай булыр идеме икән, ә, Сергей Анатольевич (Когогин – «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры – Т-и иск.)».

Республика җитәкчесе шулай ук заманча технологик тенденцияләргә җавап бирүче эре завод Россия Президенты Владимир Путин, ил хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе ярдәменнән башка барлыкка килә алмавын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, КАМАЗ коллективы үзенә күрсәтелгән ышанычны тулысынча аклый. «Кыска гына вакыт эчендә яңа завод төзелде һәм файдалануга тапшырылды, К5 заманча автомобильләренең яңа линейкасында эш тәмамланып килә. Һәм бу адымнарның һәркайсына завод хезмәткәрләренең зур хезмәте керде», - диде ул.

Татарстан Президенты Кама автогигантының партнеры – Daimler AG корпорациясенә аерым рәхмәт белдерде. «Бүген халыкара аренада катлаулы хәл күзәтелә. Шуңа да карамастан, алман компаниясе җитәкчелеге җитди карар кабул итте һәм Татарстан җирендә катлаулы проектны тормышка ашырды. Шуңа да сезгә бик рәхмәтлебез. Үз ягыбыздан без бу проект уңышлы булсын өчен барысын да эшләргә ниятлибез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бүген Чаллыда тантаналы рәвештә кабина каркаслары заводы ачылуын хәбәр иткән иде. Ул елына иң заманча халыкара таләпләргә җавап бирә торган 55 мең кабина каркаслары чыгарырга тиеш булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100