news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

Екатеринбургта узган киңәшмәне Россия генераль прокуроры Юрий Чайка үткәрде.

Миңнеханов калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Себер һәм Урал федераль округларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә прокурор күзәтчелеге практикасы һәм законлылыгы мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Екатеринбургта узган чараны РФ генераль прокуроры Юрий Чайка үткәрде. Катнашучылар арасында Россия Президентының Себер һәм Урал федераль округларындагы вәкаләтле вәкилләре Сергей Меняйло һәм Николай Цуканов, Федераль Җыенның ике палатасы вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары һәм дәүләт корпорацияләре хезмәткәрләре бар иде, 

Киңәшмәдә катнашучыларга Сергей Меняйло һәм Евгений Куйвашев сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Төп доклад белән РФ генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, дүрт федераль округның прокурорлары 2018 елда һәм 2019 елның берничә аенда 37 меңнән артык закон бозу очрагын ачыклаган һәм судларга 2,9 миллион сумлык 4 мең гариза тапшырган. 10 меңнән артык вазифаи зат административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 47 җинаять эше кузгатылган.

Мордовия, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва, Чувашия республикалары, Алтай, Пермь, Приморье крайлары, Иркутск, Пенза, Саратов, Сахалин өлкәләрендә төбәк операторлары статусын бирү, аларның эшчәнлеген көйләү һәм хезмәтләргә тарифлар билгеләү, калдыклар белән эш итү өлкәсендә инвестицион һәм җитештерү программаларын раслауда төрле хилафлыклар ачыкланган.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү хакындагы канунны үтәү өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү өчен прокурор күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә өстәмә чаралар күрү турында карар кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100