Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов кабат Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды
Бу хакта Ассоциация әгъзалары гомуми җыелышында билгеле булды.
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.
Чара Гайдар форумы – 2018 кысаларында Россия башкаласында узды. Анда Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе, башкарма органнар хакимияте җитәкчеләре, шулай ук төбәк башлыклары – Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлегенең оештыру мәсьәләләренә, шул исәптән узган елгы нәтиҗәләргә тукталдылар, Ассоциациянең календарь планын расладылар һәм 2018 елгы эшчәнлекнең төп бурычларын һәм юнәлешләрен ачыкладылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз