news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ижевскида яшь талантларга ярдәм күрсәтүгә багышланган утырышта чыгыш ясаячак

Татарстанда яшь талантларның сәләтләрен үстерү һәм яшь кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән хәрәкәтләр һәм проектлар гамәлгә ашырыла.

Миңнеханов Ижевскида яшь талантларга ярдәм күрсәтүгә багышланган утырышта чыгыш ясаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында яшь талантларны ачыклау, сәләтле егетләр һәм кызларга ярдәм күрсәтү чаралары турында доклад белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моннан тыш ул Ижевскида узачак киңәшмәдә дә катнашырга ниятли. Киңәшмәне Россия Куркынычсызлык советы сәркатибе Николай Патрушев һәм РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрә. 

«Ижевскида Идел буе федераль округы төбәкләрендә талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, яшь кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру темасына багышланган РФ Президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясар дип көтелә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстанда яшь талантларның сәләтләрен үстерү һәм яшь кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән хәрәкәтләр һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Сәләт» хәрәкәтен, «Безнең Татарстан» яшьләр форумын һәм «Кадрлар резервы» проектын атап үтәргә мөмкин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100