news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу чараларына әзерләнә башларга кушты

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула.

Миңнеханов Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу чараларына әзерләнә башларга кушты
Рамиль Гали/архив

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан әзерлекне башларга кушты. Бу хакта ул Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юлламасында әйтте.

"2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган чараларга әзерләнә башларга кирәк. Татар халкы үсешендә Ислам Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында зур роль уйнады", - диде Миңнеханов.

Президент, шулай ук, Болгарда һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызу эше тәмамланганын искәртте. Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге "Яңарыш" фондына һәм барлык иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100