Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи мирасны саклауга өлеш кертер
ТР Президенты Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлауны мөһим мәсьәлә булуын әйтте.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер дип саный.
«Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.
Аның сүзләренчә, Казанда киләсе елның җәендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү республиканың тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча казанышлары бергәлеген һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның аерым ролен тануны ассызыклый.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзү өчен рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз