Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез
РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүенә ышануын әйтте.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә кирәклеген әйтте.
«Безнең алда күп эшләр бар. Киләсе елда Россия күләмендә бик күп чаралар булачак. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез», — дип сөйләде ул «Изге Болгар җыены» ачылышында.
РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин оештыру эшләренең башлануын әйтте.
«Безнең максат — бу чарага катнашы булган һәркем безнең эшнең нәтиҗәсен күрсен иде. Бу бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз