Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге генераль секретаре белән очрашты
Очрашуда хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре каралды.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге (D-8) генераль секретаре Дато Ку Җафар Ку Шаари әфәнде белән очрашты.
- D-8 1997 елда оештырылган. Аның составына Төркия, Иран, Пакистан, Бангладеш, Малайзия, Индонезия, Мисыр һәм Нигерия керә. D-8нең төп бурычы – оешманың әгъза-илләре арасында хезмәттәшлекне үстерү, икътисадый һәм социаль багланышларны ныгыту.
Очрашуда хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре каралды, аерым алганда, ислам банкингы һәм инвестицион эшчәнлек өлкәсендәге хезмәттәшлек темасы күтәрелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз