Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре яшь эшмәкәрләре проектларын югары бәяләде
Татарстан Президентының игътибарын авыл халкын азык-төлек продуктлары һәм беренчел кирәкле товарлар белән тәэмин итү буенча кушымта җәлеп итте.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумында катнашучылар белән «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты кысаларында очрашты. Ул тәкъдим ителгән проектларга югары бәя бирде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мин шундый аралашу формасы булу белән бик горурланам. Сез кешеләр тормышын уңайлырак итә торган кызыклы һәм файдалы проектлар эшлисез», – диде Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты һәм башка дәрәҗәле кунаклар игътибарына барлыгы ун проект тәкъдим ителде.
Бөекбритания вәкилләре балаларны аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада Коръән һәм ислам кыйммәтләре белән таныштыручы кушымтаны, Татарстаннан – авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка эшләр өчен җиһазлар һәм техниканы арендалау буенча онлайн-сервис, ә Иран делегатлары – суны чистартуның яңа технологиясен тәкъдим итте.
Кече торак пунктларда яшәүчеләрне азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарлар белән тәэмин итүне оештыра торган Татарстанның тагын бер фирмасы төзегән кушымта Рөстәм Миңнехановның игътибарын аеруча җәлеп итте. Татарстан Президенты проектны уңай бәяләде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә аның мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.
Моннан тыш, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм ИТ-компанияләр өчен белгечләр рекрутингында төрле карарлар тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз