news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов җирле үзидарә турында яңа закон халык белән элемтәне бозмаячак, дип саный

Президент сүзләренчә, җирле үзидарәдә ике баскычлы идарә системасы дөньяда беркайда юк.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җирле үзидарә турында яңа федераль закон кабул ителүе нәтиҗәсендә җирле хакимиятнең халык белән элемтәсе бозылмаячак. Бу хакта ышанычын Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Закон проектына төзәтмәләр кабул итү буенча фикер алышулар барышында, депутатлардан шикләнүләргә дә урын бирелде.

Илшат Әминов җирлек дәрәҗәсендә халык белән барган система җимереләчәк бит, дип шөбһәсен белдерде. Эдуард Шәрәфиев та үз фикерен белдереп: «Район башлыклары һәрвакыттагы урыннардагы проблемаларны күрмәскә мөмкин. Муниципаль хакимият халыкка якын булырга тиеш», — диде.

«Дөньяда җирле үзидарәнең ике баскычлы идарә системасы беркайда юк. Ул бик үк дөрес түгел. Бер баскычлы идарә системасына күчкәндә, без бит берни дә үзгәртергә теләмибез. Барлык структуралар да, инфраструктура, программа, кешеләр дә сакланачак. Аларга бары тик муниципаль округ вәкаләтләре йөкләнәчәк», — диде Татарстан Президенты.

Ул урыннардагы барлык структураларга ярдәм күрсәтеләчәген әйтте, чөнки алар барыбер халык белән иң тыгыз элемтәдәге кешеләр булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бер баскычлы идарә системасына күчештә проблемалар булыр дигән куркыныч юк. «Муниципаль һәм шәһәр округлары системасы һәм аларның урыннардагы вәкилләре нәтиҗәле эшләргә тиеш булачак. Ниндидер начар якка үзгәреш булырга тиеш түгел, андый куркыныч юк, киресенчә, көчәйтү турында уйлыйбыз», — диде.

Президент сүзләренчә, районда бүлгәләү кирәкми. «Район-шәһәрләре главаларының нәрсәнедер күреп бетермәве — ул аларның җитешсезлеге. Район бербөтен система кебек эшләп, урыннарда вәкилләр булса, яхшырак булачак. Мин килешәм, без җирлекләргә таянабыз, ләкин гади гражданинга синең кем булуың, кем дип аталуың мөһим түгел, аңа проблемасы хәл ителсен, мәнфәгате кайгыртылсын», — диде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә турында фикер алышуны йомгаклап, яңа закон җирле үзидарәне җитди үзгәртүне күздә тотканын ассызыклады. Ул закон проектына төзәтмәләр кертү өчен булдырылган эшче төркем сакланып калачагын әйтте. Федераль закон кабул ителгәч, республиканың җирле үзидарә турында үз законына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк.

Бүген парламентарийлар федераль закон проектына 13 төзәтмәне Дәүләт Думасына юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100