news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов, Ирек мәйданының «ретро-күренешен» куеп, Фотография көне белән котлады

Бөтендөнья фотография көне 2009 елда Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән гамәлгә куелган.

Миңнеханов, Ирек мәйданының «ретро-күренешен» куеп, Фотография көне белән котлады

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Бөтендөнья фотография көне белән тәбрик итте. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә Ирек мәйданының узган гасырның егерменче еллары стилендә эшкәртелгән традицион фотосын урнаштырды.

Пост астында калдырган язмасында Рөстәм Миңнеханов хәерле иртә теләгән һәм беренче фотографиянең 195 ел элек барлыкка килүен искәрткән.

Татарстан Президентының сәхифәсенә язылучылар бүгенге пейзажны фотография тарихы белән бәйләгән бу яңалыкка үз бәясен биргән.

Рөстәм Миңнеханов мондый гадәти булмаган күренешләрне беренче тапкыр гына куймый – мисал өчен, 2020 елда Космонавтика көнендә Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул Ирек мәйданының «космик» күренешләре сурәтләнгән фото урнаштырган иде.

Бөтендөнья фотография көне 2009 елда Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән гамәлгә куелган. Ул ел саен 19 августта билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot