news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Иран, Казахстан, Төрекмәнстан базарлары белән актив эшләү кирәк

Татарстан Президенты I Каспий икътисади форумы чараларында катнаша.

Миңнеханов: Иран, Казахстан, Төрекмәнстан базарлары белән актив эшләү кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанга бу дәүләтләр базарларында товарларны сату мөмкинлеге булсын өчен, Каспий буе илләре белән логистика чылбырларын төзү мөһим. Моның өчен Идел елга транспортын активрак кулланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов I Каспий икътисади форумы кысаларында белдерде.

«Каспий - ул куәтле логистик үзәк, һәм кулланудагы кебек аның аша Каспий буендагы биш илгә товар, чимал чыгару буенча зур күләмдә эш алып барыла. Һәм бу илләр углеводородларга һәм башка табигый ресурсларга бай», - диде Рөстәм Миңнеханов «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Каспий буе төбәге Азов һәм Кара диңгезләргә сәүдә юллары ача. «Идел активрак эшләргә тиеш, башка маршрутлар да үсәргә тиеш. Минемчә, беренче номерлы бурыч - логистика төзү. Икенчесе - Иран, Казахстан һәм Төркмәнстанның гаять зур базарлары, аларда Россия җитештерүчеләре продукциясен алга этәрергә һәм бу зонада урнашкан илләрдән чимал алырга кирәк. Биредә потенциал бик зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек турындагы сорауга җавап биреп, Татарстан Президенты «КАМАЗ»ның Төркмәнстанга йөк машиналарын актив рәвештә озатуын әйтте. «Татнефть» компаниясе линиясе буенча зур эш алып барыла, ул сервис хезмәтләрендә эшли һәм үзенең эшчәнлеген киңәйтә.

Төрекмәнстанда безнең Компрессор заводы, «КЭР-холдинг» һәм башка күп кенә предприятиеләр тәкъдим ителгән. Базар бик уңайлы, безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы, шуңа күрә без киләчәктә дә Төрекмәнстан белән элемтәләрне киңәйтергә планлаштырабыз», – дип аңлатты ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100