news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ипотека ставкасы арту мәсьәләсен Россия Дәүләт Советында күтәрергә җыена

Хәзерге вакытта Россия Банкының төп ставкасы 8,5 процентны тәшкил итә, ә җәй башында ул 4,25 процент дәрәҗәсендә иде.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында ипотека кредиты буенча ставкалар арту проблемасын күтәрергә җыена.

Төп ставканың артуы һәм банк продуктларының кыйммәтләнүе торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләр өчен проблема тудыра. Проблеманы федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

«Борчылу бар, без бу хакта күптән сөйлибез, бу — процент ставкалары. Бу төзелеш тармагына каты суга. Ләкин иң мөһиме, һәрбер процент яки ярты процент — кешеләр өчен проблема. Фатирларны кем сатып ала? Алар — торагы булмаган яки торак шартларын яхшыртырга теләгән кешеләр. Һәрхәлдә, без Россия Дәүләт Советы комиссиясендә дә бу теманы карарга тиеш. Бәлки, кемгә дә булса бу мәсьәлә ошамыйдыр, ләкин бу кешеләрнең байлыгы. Безгә моны якларга кирәк», — дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин кушуы буенча Россия Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясен җитәкли.

Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр иткәнчә, Россия Банкының төп ставкасы арту төзелеш тармагының алга таба үсешен тоткарларга мөмкин.

Төп ставка 4,25 процент булганда, проектны финанслауның нәтиҗәле ставкасы — төзүчеләр өчен кредитлар, эскроу-счетка акчаның 70 проценты кертелгәндә, минималь иде, ул «нульгә омтылды», дип аңлатты ул.

«Мондый ставка бүтән булмас, мөгаен. Һәм торак төзелешен үстерергә кирәк булган күпчелек төбәкләр һәм шәһәрләрдә, чөнки һәрбер шәһәрдә кешеләр яңа торак сатып алырга тели, проект финанславын алу авыр булачак (төзүчеләргә — Т-и иск.)», — диде Стасишин.

Хәзерге вакытта Россия Банкының төп ставкасы 8,5 процентны тәшкил итә, ә җәй башында ул 4,25 процент дәрәҗәсендә иде. Россия Банкы директорлар советының ставкалар каралачак чираттагы утырышы 11 февральдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100