news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов инвестклимат рейтингы турында: Мәскәү белән янәшә урнашу – зур дәрәҗә

Субъектларга бизнесның хакимияткә карата мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә эшләргә кирәк, дип саный Татарстан Президенты.

Миңнеханов инвестклимат рейтингы турында: Мәскәү белән янәшә урнашу – зур дәрәҗә
tatarstan.ru

(Санкт-Петербург, 7 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре Илкүләм инвестиция климаты рейтингында республика биләгән позицияне уңай бәяләде. Ул Петербург халыкара икътисади форумында журналистларга шулай дип белдерде.

«Мәскәү белән янәшә урнашу зур дәрәҗә дип саныйм. Безгә рейтингны яхшырту гына түгел, бизнесның хакимияткә карата мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә дә эшләү зарур. Безнең рейтинг начар димәс идем, әмма тагын да күбрәк эшләргә кирәк», - дип искәртте Президент.

Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot