news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Иннополиста хәрби кафедра ачу турында РФ оборона министры белән фикер алышачак

Россиядәге иң яшь ИТ-университет студентлары хәрби белгечлекләрне хәрби хезмәткә бармыйча алу мөмкинлеге булдыруны сорады.

Миңнеханов Иннополиста хәрби кафедра ачу турында РФ оборона министры белән фикер алышачак
tatarstan.ru

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетында хәрби кафедра ачуга ярдәм итәчәк һәм бу мәсьәлә буенча Россия оборона министры Сергей Шойгу белән фикер алышырга әзер. Бу хакта Татарстан Президенты югары уку йортлары студентлары белән әңгәмәдә хәбәр итте.

«Безнең биредә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының тикшерү бүлеген булдыру турында килешү бар иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Иннополиста хәрби кафедра ачу мөмкинлеге турында армия белгечләре белән фикер алышу булачагын җиткерде. Шулай ук бу мәсьәлә буенча Сергей Шойгу белән шәхсән сөйләшергә әзер икәнлеген әйтте. «Оборона министры 3-4 көн элек булды, без моңа тотыначакбыз», — дип вәгъдә итте Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot