news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Иннополиста ArtSpace яңа мәдәни үзәкне ачуда катнашты

Мәдәни үзәкнең исемен шәһәр халкы тавыш бирү юлы белән сайлады.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Иннополис ИТ-шәһәрендә ArtSpace ивент-холл яңа шәһәр киңлеге ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр киңлеген 2020 елның февралендә төзи башладылар, ике катлы бина заманча минимализм стилендә эшләнгән. Аның гомуми мәйданы 2,2 мең квадрат метр тәшкил итә.

ArtSpace — ул ял итү, белем алу һәм иҗат итү урыны. Анда чаралар һәм кино күрсәтү өчен зур зал, авиамодельләштерү һәм робототехника өчен остаханә бар. Бинада шулай ук коворкинг, театр студиясе, бию классы, тавыш яздыру студиясе һәм кафе урнашкан.

Иннополис мэры Руслан Шагалеев сүзләренчә, ArtSpase халыкның мәдәни киңлек соравы буенча чагыштырмача кыска вакыт эчендә төзелгән. «Ул иҗат урыны булыр, анда һәркем үзе өчен кызыклы һәм файдалы шөгыль табачак дип ышанабыз», — диде Шагалеев.

ArtSpace исемен тавыш бирү юлы белән шәһәр халкы сайлаган. Яңа үзәк янәшәсендәге территория төзекләндереләчәк. Биредә иҗтимагый бакчалы яңа парк ачу планлаштырыла, анда Иннополис халкы яшелчә һәм җиләк-җимеш утырта алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot