news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Иннополис»та 12 яңа компаниянең 7,7 млрд сумлык проектларын хуплады

Яңа резидентларның берсе Covid-19 экспресс-диагностикасы өчен портатив мини-лаборатория чыгарырга планлаштыра.

Миңнеханов «Иннополис»та 12 яңа компаниянең 7,7 млрд сумлык проектларын хуплады

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының 2020 елда беренче утырышын уздырды. Чара видеоконференция режимында узды. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Потенциаль резидент-компанияләрнең һәм партнерларның инвестицияләренең гомуми күләме 7,7 млрд сум тәшкил итте», диелә хәбәрдә.

Махсус зона резиденты статусын алуга 8 компания гариза биргән. 

«Бүген республика территориясендә берничә зур нефть химиясе производствосы эшләп килә. Без «Танеко» проекты буенча зур тәҗрибә тупладык. Ел саен 4-5 җайланма чыгарабыз. Акрынайтылган кокслау буенча зур эш башкарыла. Бу «Иннополис» өчен яхшы компетенция дип уйлыйм. Дөнья һәм илебез белгечләрен җәлеп итеп, нульдән зур проектларны гамәлгә ашыра алган идарәче компания бар икән, аларга ярдәм итәргә кирәк», — диде Татарстан Президенты.    

 Утырышта «С7 ТехЛаб», «Альфа-Банк», «РСХБ-Интех», «Акронис Инфозащита» компанияләренә «Иннополис» махсус икътисади зонасы партнеры статусы бирү мәсьәләсе каралды.

Күзәтчелек советы әгъзалары компанияләрнең барлык тәкъдим ителгән проектларын хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100