news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов “Иннополис Лаеш” махсус икътисади зонасында яңа технопарк ачты

“Иннополис Лаеш” махсус икътисади зонасы технопаркы базасында 700ләп эш урыны булдырылган.

Миңнеханов “Иннополис Лаеш” махсус икътисади зонасында яңа технопарк ачты
president.tatarstan.ru

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис Лаеш” махсус икътисади зонасында Технопарк ачылышы тантанасында катнашты.

“Әлеге проектның бездә хәрәкәттә булуы бик күңелле. Безнең ике мәйданчык бар— Югары Ослан районында һәм биредә. Һәм иң мөһиме, шәхси инвестицияләр хисабына да булган якорь резиденты барлыкка килү. Инфраструктура белән без дә ярдәм итәбез. Яңа эш урыннары барлыкка килә һәм квалификацияле яшьләр үзләрен табу мөмкинлегенә ия була”, - диде Миңнеханов.

Хуҗасы “ICL Техно” ҖЧҖ булган технопарк базасында 700ләп эш урыны булдырылган.

Татарстан Президенты җитәкчелекнең махсус икътисади зона территориясенең алдагы үсеше буенча бүген фикер алышачагын җиткерде. Аннан республика башлыгына технопарк биналары буйлап экскурсия үткәрделәр.

  • 12,4 мең квадрат метрлы сигез катлы технопарк файдалануга быел гыйнвар аенда тапшырылган. Технопарк хуҗасы булып ICL Техно” ҖЧҖ махсус икътисади зонасы резиденты тора. Сигез катлы технопарк 1260 кешегә каралган. Сигез катта конференц-заллар, ял зоналары һәм опен-спейс форматында офис бүлмәләре урнашкан.

Компаниягә яңа мәйданнар эшчәнлек масштабын киңәйтү, шулай ук инновацион юнәлешләрне, шул исәптән сәнәгать әйберләре интернетын тормышка ашыру өчен кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100