Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Һиндстанда «Фарма-Сити» фармацевтика кластерын үстерү тәҗрибәсе белән танышкан
ТР Президенты Һиндстанда иң зурлардан саналган дару җитештерү үзәге белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдергән.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Фарма-Сити» фармацевтика кластерында булган һәм индустриаль парк эше тәҗрибәсе белән танышкан, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.
Андхра-Прадеш штаты хөкүмәте 2004 елда фармацевтика өлкәсендә махсус зона булдыру турында карар кылган. Парк дәүләт-шәхси партнерлыгы нигезендә оештырылган. Зур күләмле проектны гамәлгә ашыру өчен 971,66 гектар җир бүлеп бирелгән.
Бүгенге көндә «Фарма-Сити» - Һиндстанда дарулар, фармацевтик препаратлар, химия сәнәгате продукциясе җитештерә торган иң зур үзәк. Кластер территориясендә йөздән артык резидент компанияләре теркәлгән, 20 меңләп кеше эш белән тәэмин ителгән. Инвесторлар өчен биредә бөтен шартлар да (яхшы инфраструктура, салым ташламалары һ.б.) тудырылган.

«Фарма-Сити» идарә компаниясе - «Рамки Групп» вәкилләре хәбәр иткәнчә, юллар, инженер челтәрләреннән тыш, компанияләргә каты калдыклар һәм биомедицина, куркыныч калдыкларны утильләштерү буенча хезмәт күрсәтелә.
Рөстәм Миңнеханов әлеге махсус зона эшчәнлеген югары бәяләгән. «Иң мөһиме - сезнең танылган исемегез һәм бу эштә тәҗрибәгез бар. Безгә сезнең белән хезмәттәшлек итү кызыклы», - дигән ул.

Шуннан соң Татарстан Президенты кластердагы иң эре предприятиедә - «Ауробиндо» заводында булган. Рөстәм Миңнеханов логистика үзәген, дару җитештерү линиясен һәм башкаларны караган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз