news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Илкүләм проектларның максаты – республиканың тормыш сыйфатын яхшырту

Татарстан Президенты республикада бу юнәлештә җитди эш алып барылуын әйтте.

Миңнеханов: Илкүләм проектларның максаты – республиканың тормыш сыйфатын яхшырту
tatarstan.ru

(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларның максаты - илне үзгәртү, гражданнарның, шул исәптән, Идел буе федераль округының һәм, аерым алганда, республиканың тормыш сыйфатын яхшырту дип белдерде. Бу хакта ул журналистларга Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында сөйләде.

“Татарстанда илкүләм проектларның барлык юнәлешләре буенча җитди эш алып барыла. Һичшиксез, алар гамәлгә ашырылачак”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда норматив-хокукый актлар мөһим роль уйный, шуңа күрә нәтиҗәлерәк эшләү өчен аларны гадиләштерү һәм оптимальләштерү дә мөһим.

"Бу сорауларга төбәкләр тиз арада җавап бирә һәм Федераль Җыелышка төгәл сигнал бирә ала. Мондый эш Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә оештырылган”, - дип бәяләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100