news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында лидерлыкта калды

Матбугат чаралары Миңнехановның Н.Назарбаев һәм Н.Саркози белән очрашуларын, Алтай краенда Сабан туенда катнашуын һәм “ШАТЛ” тест-драйвны яктырткан.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов июнь нәтиҗәләре буенча чираттагы тапкыр Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингын җитәкләде. “Медиалогия” компаниясе аналитиклары ММЧ һәм соцмедиа хәбәрләре буенча сәясәтчеләр активлыгын күзәтеп шундый нәтиҗә ясаган.

Миңнеханов ИФО субъектларының 14 җитәкчесе арасында 52 361 медиаиндекс (бу 8128 хәбәр) белән рейтингта беренче урынны алган. ММЧ “КАМАЗ” чыгарган “ШАТЛ” пилотсыз электробусын Татарстан Президенты тест-драйв уздыруын яктыртканнар. Күпсанлы мәгълүматларга Миңнехановның Алтай краенда Сабан туенда катнашуы сәбәп булган. Шулай ук ММЧ Татарстан Президенты белән Казахстан Президенты белән очрашуы һәм Рөстәм Миңнехановның Нурсолтан Назарбаевка Россия белән Татарстанның хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерүе турында хәбәр иттеләр. Франциянең элеккеге президенты Николя Саркози белән очрашу һәм аның Казандагы 2018 елгы Дөнья чемпионаты атмосферасы турында әйтүе игътибар үзәгендә булган.

Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре медиарейтингында икенче урынны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Глеб Никитин, өченче урынны Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Дмитрий Азаров алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100