Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Huawei компаниясе вице-президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Кытай корпорациясе проект хезмәттәшлеге буенча Татарстанның өч югары уку йорты белән контрактлар төзеде.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь ханым белән мәгълүмати коммуникацион технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты төбәк Хөкүмәте Йортында узган очрашу барышында Татарстан хәзер Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, диде.
«Без Huawei белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлегенә шат», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Эми Линьның республикага сәфәре гамәлдәге элемтәләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.
Хәзерге вакытта Татарстан Huawei белән берничә юнәлештә хезмәттәшлек итә. Кытай корпорациясе Татарстанның өч югары уку йорты: Иннополис университеты, КФУ һәм КНИТУ (КАИ) белән проект хезмәттәшлеге буенча контрактлар төзеде.
Иннополис университеты базасында 5G буын челтәренең сынау зонасы ачылды. КФУда «Хуавэй» академиясе ачылды һәм эшли башлады. Моннан тыш, Иннополис университеты Huawei белән берлектә Harmony OS операцион системасын эшли, элегрәк бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Казанга сәфәре барышында Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында булды, цифрлы трансформация буенча форумда катнашты, шулай ук Татарстан вице – премьеры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Хәйруллин һәм башка кайбер вазифаи затлар белән очрашулар үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз