Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен бизнеска шартлар тудырырга өнди
Татарстан Президенты Kazan Expoда Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең Координацион советы утырышын үткәрде.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Илкүләм проектларда хезмәт җитештерүчәнлегенең алга таба үсеше илебез бизнесы өчен тиешле шартлар тудырмыйча мөмкин түгел. Югыйсә, республика һәм илне глобаль икътисади узышта куып җитүчеләр роле көтә. Бу фикерне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзелеше предприятиеләре Координацион советының тугызынчы утырышында әйтте.
XIX Халыкара машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру күргәзмәсе кысаларында узган совет утырышы инновацион технологияләр һәм предприятиеләр белән идарә итүнең заманча системаларын гамәлгә кертү аша хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру темасына багышланды.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, илкүләм проектлар 2024 елга хезмәт җитештерүчәнлегенең елына кимендә 5 процентка үсеше темпына чыгу бурычын куйган.
«Бурыч амбицияле, әмма ышанам — ул үтәлә торган. Машина төзелеше безнең республика икътисадында мөһим роль уйный һәм 3 меңнән артык предприятиене үз эченә ала, тармакта 120 мең кеше эшли», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген машина төзелеше, сәнәгатьнең башка тармаклары кебек үк, икътисадны цифрлаштыру белән бәйле үзгәртеп коруларның кирәклегенә юлыкты. Заманча чакыруларны хәл итү өчен бизнес өчен тиешле шартлар кирәк, диде республика җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз