Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Хельсинкига сәфәре барышында циркуляр икътисад тәҗрибәсен өйрәнәчәк
ТР Президенты шулай ук Финляндия Милли музее белән мәдәни алмашу хакында фикер алышачак һәм Хельсинкидагы балалар хастаханәсендә булачак.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Финляндия башкаласы Хельсинкига эш сәфәре барышында циркуляр икътисадка багышланган форумда катнашачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Визитның эшлекле өлеше көннең икенче яртысында яңартыла торган ресурслар һәм циркуляр икътисад халыкара форумына багышланган күргәзмә белән танышудан башлана. Циркуляр икътисадның асылы «алу-куллану-ташлау» принцибыннан «алу-куллану-эшкәртү» чылбырына күчүдән гыйбарәт», - диде Лилия Галимова.
Күргәзмә бөтен дөньядан циркуляр икътисад буенча 20гә якын иң яхшы проектны үз эченә ала. Татарстан делегациясе икенче чималны эшкәртү буенча чит ил коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Хельсинки мэры белән дә очрашырга ниятли.
Мәдәни алмашу һәм фин музееның Казан Кремлендә күргәзмәсен оештыру турында килешү төзү өчен Татарстан Президенты Финляндия Милли музеенда да булачак.
Бүген Татарстан делегациясен шулай ук Хельсинки балалар хастаханәсендә дә көтәләр. Проектның асылы шуннан гыйбарәт: каты авыру балаларның әти-әниләре дәвалау барышында сабыйлары янында була. Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзегәндә Татарстанда да шуны принципка таянырга ниятлиләр.
«ТР Президентының Финляндиягә соңгы эш сәфәре 2018 елның 3-4 декабрендә булды. Шул ук елның октябрендә фин бизнесы вәкилләреннән торган делегация Татарстанга килде. Эшлекле элемтәләрдә мондый системалылык үзара хезмәттәшлекнең үсеше өчен җитди потенциал бар икәнлеген күрсәтә», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз