Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Хельсинки Милли музее белән уртак күргәзмә уздыру идеясен хуплады
Президентка Казанның Мактаулы гражданины — сәүдәгәр В.И.Заусайловның бай коллекциясе турында сөйләделәр.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә эш сәфәре кысаларында Хельсинки Милли музеенда булды. Ул Хельсинки Милли музее белән «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы уртак күргәзмәсен оештыру идеясен хуплады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов ил тарихына һәм мәдәниятенә багышланган музей экспозициясе белән танышты. Президентка шулай ук Казанның Мактаулы гражданины — сәүдәгәр В.И.Заусайловның бай коллекциясе (1845 – 1908) саклануы турында сөйләделәр. Бу коллекциядә 10 меңнән артык әйбер бар, аларның яртысына якыны таш гасырга, дүртесе — бронза һәм тимер гасырларга карый.
Хәзерге вакытта «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм Хельсинки Милли музее Казан Кремленең күргәзмә залларында сәүдәгәр коллекцияләре экспозициясен оештыру мөмкинлеген карый.
Беренче этапта Казанда 2020 елда урта гасырга караган күргәзмәне оештыру мөмкинлеге өйрәнелә. Икенче этапта сәүдәгәр В. И. Заусайлов коллекциясен тикшерүне Мәскәү һәм Финляндия белгечләре белән бергә Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре дәвам итәчәк.
Шуннан соң Казанда тагын бер күргәзмә оештыру тәкъдим ителә. Аны ачу эшенә нәтиҗәләр буенча каталог әзерләнәчәк. Аны өч телдә: рус, татар һәм фин телләрендә чыгару планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Президенты уртак күргәзмә уздыру идеясен хуплады. Шулай ук Татарстан ягы өчен экспонатларны саклау һәм цифрлы фотматка күчерү өлкәсендә Хельсинки Милли музее тәҗрибәсен алга таба өйрәнү файдалы диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз