news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Хатын-кызның Президент булуы дөрес түгел, ул тормыш алып барырга тиеш

«Хатын-кызга эш өю дөрес түгел, аның вазифасы бөтенләй башка», — дип саный Президент.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хатын-кызның Президент булуы дөрес түгел, аларның вазифасы бөтенләй башка.

«Ир-ат гаиләне акча белән тәэмин итәргә тиеш. Ә хатын-кыз бала карарга, гаиләне алып барырга тиеш. Хатын-кызга эш өю дөрес түгел. Бу тема безнең ил өчен дә үзенчәлекле булып кабул ителә», — диде Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100