news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Harley Owners Group вәкиле белән Казанда байк-шоу үткәрү хакында сөйләште

H.O.G Rally Kazan дип аталган бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәреләчәк.

Миңнеханов Harley Owners Group вәкиле белән Казанда байк-шоу үткәрү хакында сөйләште

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Мәскәүнең Red Square Chapter Russia мотоклубы җитәкчесе Сергей Писаренко (ул Россиядә Harley Owners Group (H.O.G) байк-хәрәкәтен тәкъдим итә) белән очрашты. Очрашуда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда шоу үткәрү хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казанда H.O.G клубы канаты астында чаралар үткәрүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнехановка H.O.G клубын тәкъдим иттеләр һәм аның яклавы астында уздырыла торган зур чаралар хакында сөйләделәр», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

H.O.G клубы канаты астында төрле елларда Минск, Воронеж, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Краснодар, Уфа, Иркутск, Самара һ.б. зур шәһәрләрдә төрле чаралар үткәрелгән. H.O.G Rally Kazan дип аталган бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылачак.

Harley Owners Group – Harley-Davidson бренды канаты астында булдырылган дөньякүләм мотоклублар челтәре. Ул дөньяның төрле почмакларындагы мотоциклда сәяхәт итү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм дуслашу кебек уртак максатлар белән үзара бәйләнгән 1,5 миллион кешене берләштерә. Россия, Белоруссия һәм Казахстанда клубның 20 бүлеге ачылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100