Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Халыктан җыелган наказлар республика бюджетында чагылырга тиеш
Республикада яшәүче һәр кеше үз йортының территориясен төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерә алачак.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлау алды кампаниясе вакытында «бердәмроссиялеләр»гә адресланган татарстанлыларның теләкләре ишетелеп кенә калмаска тиеш. Аларны тиешенчә эшләп бетерергә һәм аларны Татарстан бюджетында финанслауны карарга кирәк. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия»дән республика парламентына депутатлыкка кандидатлар белән очрашуда хәбәр итте.
«Сайлау алды кампаниясе нәтиҗәләре, халыктан җыелган барлык наказларны җитди анализларга кирәк. Мин сездән тәкъдимнәр көтәм, чөнки 2020 елга бюджет формалаштыру бара. Дәүләт программаларын халык ихтыяҗларыннан чыгып гамәлгә ашырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Татарстан «бердәмроссиялеләре» инициативасы буенча республикада ишегалларны төзекләндерү буенча киңкүләмле программа әзерләнә. «Бу партия инициативасы. Якындагы 3 ел эчендә без барлык ишегалларыбызны да тәртипкә китерергә тиеш. Бу катлаулы бурыч, ул асфальтлауны да, төзекләндерүне дә үз эченә ала. Әмма без катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәк тә. Җиң сызганып эшләргә дә кирәк. Сайлауларны тиешенчә уздырырга һәм республиканы алга этәрергә кирәк», – дип бурыч куйды Татарстан Президенты.
2019 елда «Бердәм Россия» партиясе программаны эшләүнең беренче, әзерлек этабын гамәлгә ашыра башлады. ТР Дәүләт Советында, шәһәр һәм муниципаль советларда «Бердәм Россия» фракцияләре әгъзалары иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрә. Очрашуларда ишегалларны төзекләндерү модельләре турында фикер алышалар.
Проектның координаторы, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Бердәм Россия» активистлары 700дән артык ишегалды халкы белән яңа программа турында фикер алышкан, фикер алышуда 40 меңгә якын татарстанлы катнашкан.
Экспертлар һәм белгечләр ишегалдының республика программасы өчен яңа стандартын булдыруга мәгълүматлар массивын анализлаячак. 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанның барлык сайлау участокларында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта анкеталау узачак. Республикада яшәүче һәр кеше үз йортының территориясен төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерә алачак.
«Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына сайлау кампаниясе барышы турында фикер алышу өчен партия кандидатлары һәм җирле бүлек җитәкчеләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан «Бердәм Россия» алдына кампания ахырына кадәр максималь санда очрашулар уздыру, тавыш биргәннән соң ук гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләрне анализлау һәм аларны үтәүгә керешү бурычын куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз