Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов халыкара экспертизадан соң завод төзелешенә каршы булучылар белән очраша
Татарстанда калдыкларны термик зарарсызландыру буенча завод төзелеше файдага булачак дип саный Татарстан Президенты.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, халыкара экспертиза алганнан соң, Осиновода калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелешенә каршы чыгучы активистлар белән очрашырга әзер. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында ел нәтиҗәләренә һәм якындагы елларга хакимият органнары бурычларына багышланган зур матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Без бит әлегә төзелеш буенча карар кабул итмәдек. Мин халыкара экспертиза булганнан соң, әлбәттә, очрашам. Очрашкач мин: «Сездә нинди сораулар бар? –дип сорыйм» ,- диде Татарстан Президенты.
Әгәр барлык экологик нормаларны үтәсәк, завод бернинди зыян китермәячәк, дип искәртте.
«Сез Мәскәүгә карагыз, алар чүп-чарны кая чыгарырга белми, полигоннар барысы да тулы, башка карарлар юк. Бөтен дөнья бу юлны узды. Әйдәгез моңардан файдаланыйк, бу бары тик файдага гына булачак», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз