news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов халык санын алуда башлангыч нәтиҗәләр буенча Татарстан халкы артуын әйтте

Республика җитәкчесе Татарстанның инвестицион мәйданчыкларына ихтыяҗ арта баруын билгеләп үтте.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре Татарстанда халык саны артуын күрсәтә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

«Без барыбыз да республикабызның җәлеп итүчәнлегенә омтылырга тиеш. Менә халык санын алу нәрсә күрсәтә? Һәркайда халыкның кимүе бара, ә бездә күпмедер үсеш динамикасы бар. Димәк, безгә күчеп киләләр, барысы да Татарстан ягына хәрәкәт итәргә тели», — диде ул.

Мисал итеп, республика җитәкчесе Татарстанның инвестицион мәйданчыкларына ихтыяҗ арта баруын билгеләп үтте. «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә 1,5 млн квадрат метр мәйдан биләнгән һәм алга барырга кирәк», — дип искәртте ул.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамланды. Акциянең башлангыч нәтиҗәләре киләсе елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы исәпкә алу кампаниясендә Россия Президенты Владимир Путин һәм ил Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашканлыгын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot