Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: «Халык контроле»нә хезмәт күрсәтүдә омбудсменның эше хөрмәткә лаек
Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановның Кеше хокуклары буенча координация советында катнашучыларга юлланган сәламләү сүзләрен укыды.
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда «Халык контроле» мәгълүмати системасына хезмәт күрсәтүдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эше зур хөрмәткә лаек. Гражданнарның дистәләгән мең мөрәҗәгате уңай якка хәл ителде инде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Кеше хокуклары буенча координация советында катнашучыларга юлланган сәламләү сүзләрендә шулай диелә. Сәламләү текстын Казан ратушасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.
ТР Президенты искәртеп үткәнчә, Татарстан, Россиянең башка төбәкләре кебек үк, «кеше мәнфәгатьләре сагында торучы, үзенә бирелгән киң вәкаләтләрне принципиаль төстә гамәлгә ашыра торган» чагыштырмача яшь дәүләт институты – кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген камилләштерүгә зур игътибар бирә», - диелә Рөстәм Миңнехановның сәламләү текстында.
Ул шулай ук республикада гражданнарның хезмәткә булган хокукларын яклау системасы нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. Аның эшчәнлегенә барлык дәүләт органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары, барыннан да элек хокук яклау оешмалары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары җәлеп ителгән.
- Казанда гражданнарның хезмәткә булган хокукларын яклауга багышланган Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең координация советы уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз