Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Haldor Topsoe, Danfoss һәм Rockwool компанияләренең башлыклары белән очраша
ТР Президенты Дания Корольлегенә барачак Татарстан делегациясен җитәкләячәк.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Haldor Topsoe, Danfoss һәм Rockwool компанияләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырырга, шулай ук «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәлендә катнашырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Дания Корольлегенә визиты планлаштырыла», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Даниягә килүгә ТР Президенты Дания сәнәгатьчеләре конференциясендә катнашырга планлаштыра. Шуннан соң Рөстәм Миңнехановны Дания авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Советы җитәкчесе, шулай ук Danfoss компаниясе башлыгы белән сөйләшүләр көтә.
Элегрәк «Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, көн дәвамында Татарстан Президенты шулай ук Дания Тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары белән очрашу уздырырга һәм «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәл утырышында катнашырга планлаштыра, анда берничә килешү имзалау планлаштырыла.
Моннан тыш, Татарстан Президентының эш программасында Haldor Topsoe һәм Rockwool компанияләре җитәкчелеге белән очрашу планлаштырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз