news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Haier компаниясе вәкиллеге башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Миңнеханов Haier компаниясе вәкиллеге башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Яклар Haier компаниясе бизнесын республика территориясендә киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, диелгән бу хәбәрдә.

  • Haier компаниясе Чаллыда («Мастер» Кама индустриаль паркында) көнкүреш техникасы җитештерү буенча завод ачкан иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot