Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Хөснуллинга Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде
Очрашу Россия Хөкүмәте Йортында узды.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Хөкүмәт Йортында ул РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Төбәктә федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, башка агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук Татарстан Президенты Россия Премьер-министры урынбасарына Татарстанда милли проектлар кысаларында программаларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз