news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Хөснуллин төзелеш өлкәсендәге мәсьәләләр хакында фикер алышты

Очрашу барышында шулай ук, тораклар базарында вәзгыять турында, республикада профильле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Миңнеханов һәм Хөснуллин төзелеш өлкәсендәге мәсьәләләр хакында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин төзелеш өлкәсендә һәм тораклар базарында вәзгыять турында, республикада профильле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

  • Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәтенең яңа составына был гыйнвар аенда керде. Аннан алда ул Мәскәү Хөкүмәтендә Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм тезелеш мәсьәләлре буенча урынбасары иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot