Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Хәния Фәрхинең вакытсыз китүе – Татарстан музыка сәнгате өчен зур югалту
Татарстан Президенты Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, кайгы уртаклашты.
(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, кайгы уртаклашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты кайгы уртаклашу телеграммасын аның ире – Габделхәй Биктаһиров адресына юллаган.
“Хөрмәтле Габделхәй Абдулхан улы! Хатыныгыз Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһированың вакытсыз гомере өзелүен белеп, тирән кайгы кичердем. Аның дөньядан вакытсыз китүе – Татарстан музыка сәнгате өчен зур югалту. Арабыздан сәләтле җырчы, татар эстрадасында үзенең кабатланмас сүзен әйткән, милли популяр җыр сәнгатен үстерүгә үз өлешен керткән, халыкның яраткан җырчысы китте.
Хәния Фәрхи көчле энергияле, темпераментлы, сәхнәне яулап торучы җырчы иде. Ул иҗатта да, шәхси тормышта да үзен күрсәтә алды. Безнең белән һәрчак аның җырлары, җыр сәнгатенә салган мирасы, үзе турында якты хатирәсе калыр. Ихлас күңелдән Сезнең һәм гаиләгегезнең әлеге зур авыр югалту уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашам.
Җәүһәр жырчы Хәния Фәрхи исеме татар халкының хәтерендә мәңге сакланыр”, – диелгән кайгынамә телеграммасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз