Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән татарстанлыларга премия тапшырды
Татарстан Президенты премиясе 2015 елда гамәлгә куелды һәм ул гражданнарга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган социаль проектлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда республиканың гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премия бирү турындагы указга кул куйды. Документ тексты ТР Президенты порталында урнаштырылган.
Премиягә Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов, «”Ватан” берләшмәсе» яшьләр оешмасы җитәкчеләре Александр Коноплев һәм Илья Прокофьев, шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев ия булды.
Премиягә шулай ук Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина, «Балаларда көч» сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фонды, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, «Чыныкканнар» инвалидлар иҗтимагый оешмасы, «Умай» Идел буе гаилә академиясе һәм «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды лаек булды.
- Татарстан Республикасы Президенты премиясе 2015 елда гамәлгә куелды. Ул гражданнарга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган социаль проектлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз