Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Global компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек юлларын барлады
Компания шәхси капитал, күчемсез милек, активлар белән идарә итү өлкәсендә эшли.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global компаниясе (Катар дәүләте) идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.
Global компаниясе Катар дәүләтенең алдынгы инвестицион компаниясе, ул шәхси капитал, күчемсез милек, активлар белән идарә итү өлкәсендә эшли.
Яклар багланыш мөмкинлекләре, дөнья икътисадының актуаль мәсьәләләре турында сөйләшкән.

Исегезгә төшерәбез, Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде белән Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Дохада, 2016 елда Казанда очрашканнар иде инде.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда, шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз