news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Газпром» программасы фән һәм сәнәгатьне заказлар белән тәэмин итә

Татарстан предприятиеләренең «Газпром» белән товар әйләнеше соңгы биш елда 73 млрдтан 104,5 млрд сумга кадәр артты.

Миңнеханов: «Газпром» программасы фән һәм сәнәгатьне заказлар белән тәэмин итә
tatarstan.ru

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). «Газпром» компаниясе Татарстан сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертә һәм республиканың стратегик партнеры булып тора. Бу хакта Иннополиста «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Газчылар югары технологияле һәм түләүле эш урыннары челтәрен формалаштырып кына калмыйча, продукциябезнең эре кулланучылары да булып тора. Елдан-ел товар әйләнеше арта бара, соңгы биш елда ул 73 млрдтан 104,5 млрд сумга кадәр артты», - диде Татарстан Президенты.

Ул газ белән тотрыклы тәэмин итү республика сәнәгатенең тотрыклы эшенә һәм перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга нигез булып тора, диде. Шуларның берсе - «Иннополис» махсус икътисади зонасы.

Рөстәм Миңнеханов «Газпром» белән Иннополис Университеты арасындагы хезмәттәшлек темасына аерым тукталды. Соңгысында инде хәзер үк профессионаллар командасы эшли, алар шактый компетенцияләр башкарды. Университет мәгариф һәм тикшеренү программаларында хезмәттәшлек итәргә тели, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Импортны алыштыру өлешендә «Газпром» — безнең фәнне дә, безнең предприятиеләрне дә йөкли торган 1нче номерлы компания. Без моны күрәбез, безнең өчен бу безнең предприятиеләр үсешенең өстәмә мөмкинлекләре», — дип йомгак ясады Татарстан Президенты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100