news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга кушты

ТР Президенты «Татарстанда Кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.

Миңнеханов газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бер хуҗалыгында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде. Бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте түбәнрәк булыр дип көтелә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«ТР Президенты «Татарстанда кыр көне-2019» күргәзмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына республикадагы бер хуҗалыкта тест режимында газ-мотор ягулыгында эшли торган комбайннарны сынап карарга йөкләмә бирде», - диде Галимова.

Ул искәртеп узганча, яңа техника Рөстәм Миңнехановка экспозиция белән танышу барышында тәкъдим ителгән. Презентациядә әйтелгәнчә, бөртеклеләрне мондый техника белән суктыруның үзкыйммәте, гадәти комбайннарны куллануга караганда, өч мәртәбә арзанрак булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында ачылган «Татарстанда кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot