Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов гарәб компанияләрен Татарстан инвестпроектларында катнашырга чакырды
Фарсы култыгы дәүләтләре белән ныклы элемтәләребез сәүдә-икътисади үсеш өчен яхшы баскыч була ала, диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фарсы култыгындагы Гарәб илләре хезмәттәшлеге советының генераль сәркатибе Наеф Фалах Әл- Хаджраф белән очрашты. Җиддәдә «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы уза, аның кысаларында Рөстәм Миңнеханов очрашулар үткәрә.
«Советның эшчәнлеге сәясәт, икътисад, оборона, иминлек, мәгълүмат, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрен үз эченә ала», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов 2011 елда Россия һәм Совет әгъзалары булган илләр арасында мөнәсәбәтләр форматы эшләтеп җибәрелүен әйтте. Бу формат ике якны да кызыксындыра торган мәсьәләләрне координацияләүгә һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
«Безнең Фарсы култыгы дәүләтләре белән ныклы элемтәләребез сәүдә-икътисади үсеш өчен яхшы баскыч була ала. Без бу дәүләтләргә „КАМАЗ“ автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продуктлары, нефть-газ чыгара торган җиһазлар, суыткыч техникасы, азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукцияләре, хәләл продукция, медицина һәм фармацевтика продукцияләре җибәрү белән кызыксынабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул Фарсы култыгындагы гарәб илләрен Татарстанның инвестпроектларында да катнашырга чакырды. Моннан тыш, Президент ССАГПЗ җитәкчелеген республика потенциалы белән танышу өчен Татарстанга да чакырды.
Генераль сәркатиб Россия һәм ислам илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне бик әһәмиятле дип атады.
«Сездә төрле диннәр булуга да карамастан, дуслык булуына бик сөенәбез. Сез — үрнәк», — диде һәм ОПЕК+ оештыруда Россиянең позициясе өчен рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз