Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру комитеты әгъзаларын бүләкләде
Татарстан Президенты киләчәктә республиканы зур спорт вакыйгалары көтәчәгенә ышаныч белдерде.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында 2018 елда Россиядә узган футбол буенча дөнья чемпионатының (FIFA) оештыру комитеты әгъзаларына республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә узды.
«Россия 2018» оештыру комитеты хезмәткәрләрен һәм әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга Казанда дөнья чемпионаты матчларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук 2016 елда Татарстан башкаласында Конфедерацияләр Кубогы жирәбәсе үткәрелүен, 2017 елда Казан аның кысаларында узган уеннарны кабул итүен искәртте.
«Казан һәм мундиаль матчлары узган башка шәһәрләрдә яшәүчеләр һәм кунаклар ел буена җитәрлек хис-кичерешләр алды. Боларның барысы да «Россия-2018» оештыру комитеты һәм чемпионат матчларын кабул итүчеләрнең бергәләп көйле эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул оештыру комитетының барлык әгъзаларын үз эшенең осталары дип атады, киләчәктә Татарстанны зур спорт вакыйгалары көтәчәгенә ышаныч белдерде һәм төбәкнең 24 дәүләт бүләген (ТР Президентының Рәхмәт хатлары һәм ике «Дуслык» ордены) тапшырды.
- «Казан Арена» стадионында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын 255 меңгә якын кеше карады. 800 меңнән артык кеше Казанның Җанатарлар фестивале мәйданчыгында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз