news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Франциядә форумда катнашырга һәм Марсель вице-мэры белән очрашырга ниятли

Татарстан Президенты халыкара мөнәсәбәтләр буенча Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатта әфәнде белән дә очрашыр дип көтелә.

Миңнеханов Франциядә форумда катнашырга һәм Марсель вице-мэры белән очрашырга ниятли
инстаграм

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Франция — Татарстан» эшлекле форумында катнашырга, шулай ук Марсель вице-мэры белән очрашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ТР Президентының «Франция — Татарстан» эшлекле форумында катнашуы көтелә, анда Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Прованс-Альп-Зәңгәр яр буе төбәге вәкилләре үз регионнары һәм аның хезмәттәшлек өлкәсендәге мөмкинлекләре хакында сөйләячәк», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов халыкара мөнәсәбәтләр буенча Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатта әфәнде белән дә очрашыр дип көтелә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot