Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Финляндиянең Россиядәге илчесен товар әйләнешен арттырырга чакырды
Финляндия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Россиядәге илчесе Микко Хаутала белән очрашуда ике якка да товар әйләнешен арттыру буенча эшләргә кирәклеген белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Дипломат Казанга фин мәдәнияте көннәрен ачуда, шулай ук башка чараларда катнашу өчен килде. Бу хакта «Татар-информ» элек хәбәр иткән иде.
«Финляндия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Кызганыч, товар әйләнеше берникадәр кимү күзәтелә, һәм безгә аны арттыру өлкәсендә активрак эшләргә кирәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты илче белән әңгәмә барышында.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Микко Хауталага республикага игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның региональ дәрәҗәдә Россия белән Финляндия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда актив катнашуын билгеләп үтте. Ул үзенең Финляндиягә сәфәрләрен дә искә төшерде, аларның нәтиҗәлелегенә игътибарны юнәлтте.
Финляндиянең Россиядәге илчесе үз чиратында үз иленең һәм Татарстанның төрле юнәлешләр буенча актив эшләвенә шат булуын белдерде. «Без сезнең Финляндиягә сәфәрләрегезне дә бик югары бәялибез. Сезнең программа һәрвакыт бай эчтәлекле, һәм сез илебездә барган вакыйгалар белән актив кызыксынасыз, бу бик мөһим», – диде ул.
Шул ук вакытта Микко Хаутала ике якның да, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә мондый активлыкка ярдәм итәргә кирәклегенә ышаныч белдерде. Моннан тыш, ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булудан бик уңай тәэсирләр алуын әйтте һәм фин компанияләренә бу мәйданчыкта узачак чаралар һәм вакыйгалар турында хәбәр итәргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз